news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьнең 21 көнендә республика юлларында транспорт белән бәйле 346 һәлакәт булган

41 кешенең гомере өзелгән һәм 409 кеше яраланган-имгәнгән

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Арча - Теләче машина юлының 15 нче чакрымында «КрАЗ-260» йөк машинасы, буа аркылы күпердән чыккан чакта, сулыкка төшеп ауган. 20 сентябрь көнне кичке 4тә булган бу һәлакәттә 1953 елгы шофер шушы урында җан биргән. Алдан тикшереп чыгарылган нәтиҗәләр буенча, шофер тизлеген хәрәкәт куркынычсызлыгына туры китереп сайлый алмаган.

21 сентябрь сәгать кичке 5тә Яңа Чишмә – Чирмешән юлында да һәлакәт булган: «ВАЗ-2107» җиңел машинасы өйдергән юлдан аска тәгәрәгән. Алдан тикшерүләр буенча, 1979 елда туган йөртүче дә тизлекне дөрес сайламаган. Нәтиҗәдә, 1981 елгы пассажир һәлак булган (ул куркынычсызлык каешлары белән каптырылмаган), 1979 елгысы, медицина ярдәме күрсәтелгәч, кайтарып җибәрелгән.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе юл иминлеген пропагандалау бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, сентябрьнең 21 көнендә республика юлларында транспорт белән бәйле 346 һәлакәт булган, нәтиҗәдә, 41 кешенең гомере өзелгән һәм 409 кеше яраланган-имгәнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100