Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сентябрьдән Россиядә уртача хезмәт хакын яңача исәпләргә җыеналар
Сентябрьдән хезмәт законнарына берьюлы берничә үзгәреш үз көченә керә. Хөкүмәт эш бирүчеләр тарафыннан отпуск, файдаланылмаган отпуск өчен компенсацияләр, эштән азат ителгәндә ял пособиеләре, больничный, эшләми торган вакыт, донор көннәре һәм башка төр түләүләр күләмен билгеләү өчен кулланыла торган уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибен үзгәртте. Бу хакта «Российская газета» яза.
Эш бирүчеләргә уртача хезмәт хакы исәбенә хезмәт өчен түләү системасында каралган барлык түләүләрне: окладларны, тарифларны, эш хакын, премияләрне, өстәмә түләүләрне (стаж, төнге сәгатьләр, зарарлылык һ.б. өчен), өстәмәләрне, бүләкләүләрне, шулай ук индивидуаль тәртиптә, боерыклар нигезендә билгеләнә торган акчалата бүләкләүләрне кертүне таләп итү төп яңалык булып тора.
Эш бирүче, билгеле бер хезмәткәргә индивидуаль өстәмәләр билгеләүнең киң таралган практикасын кулланып, уртача хезмәт хакын киметә алмаяча. Мисал өчен, осталык өчен өстәмә түләүләр, эшләү нормаларын арттыру, индивидуаль премияләр һәм бонуслар. Уртача хезмәт хакы исәбенә социаль характердагы түләүләр генә кертелмәячәк: матди ярдәм, туклану, юл йөрү, коммуналка, ял итү, укыту һ. б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз