news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сентябрьдән почта аша посылкалар һәм заказлы хатлар җибәрү шартлары үзгәрә

Сентябрьдән почта аша посылкалар һәм заказлы хатлар җибәрү шартлары үзгәрә
Фото: «Татар-информ»

1 сентябрьдән почта аша посылка, бандероль яки заказлы хат җибәрү өчен паспортны күрсәтергә яки “Гади электрон имза” сервисын кушарга кирәк. Бу хакта почта операторы үз сайтында кисәтә, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Билгеле булганча, бу Икътисади үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының апрель карары боерыгындагы шартларның берсе булып тора. Анда әйтелгәнчә, почта заказлары җибәрүчеләрнең яки аларның вәкилләренең идентификациясе шартларында гына кабул ителә. Карар буенча аны шәхесне раслаучы документ, бердәм идентификация һәм аутентификация системасы яки башка ысуллар буенча эшлиячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot