Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сентябрьдән җәмәгать транспортында онытылган әйберләрне саклау кагыйдәләре үзгәрәчәк
2026 елның сентябреннән Россиядә автобусларда һәм шәһәр җир өсте электр транспортында онытылып калган әйберләр һәм багажга кагылышлы яңа кагыйдәләр үз көченә керәчәк.
Документ нигезендә, онытылган әйберләр табылган көннән алып 24 сәгать бушлай сакланырга тиеш. Шул вакыттан артык саклау өчен ташучы билгеләгән түләү алына.
Алынган мәгълүматларга караганда, транспортта яки автовокзал территориясендә онытылган әйберләрне тапкан затлар бу хакта кондукторга, машина йөртүчегә яки вәкаләтле вазифаи затка хәбәр итәргә тиеш. Кондуктор яки машина йөртүче табылган әйберне автовокзал яки ташучының вазифаи затына саклауга тәфсилле тасвирлама белән расписка белән тапшыра.
Әгәр шәһәрара юлда пассажир маршрутның арадаш пунктында әйберләрен онытканлыгын белсә, ул транспорт чарасы туктала торган теләсә кайсы автовокзал яки автостанциянең кизү тору бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз