news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьдә югары уку йорты студентлары махсус хәрби операция максатларын өйрәнә башлаячак

Россия югары уку йортлары студентлары 1 сентябрьдән тарихның яңартылган курсында Украинада махсус хәрби операция максатын, Россиягә карата санкцияләрне, Россия составына яңа субъектларны кертүне өйрәнәчәк.

Әлеге темалар темалар профильле булмаган белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен илебез тарихын укыту концепциясендә билгеләнгән. Документ Россия Фән һәм югары белем министрлыгы сайтында чыкты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Украинада махсус хәрби операция башлану. Көнбатыш илләренең Россиягә карата санкция басымы, аны башка дөньядан изоляцияләү омтылышлары. Махсус хәрби операциянең максатлары. Россия составына Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе керү», диелгән документта.

Концепция 2 февральдә расланган, студентлар аның буенча 2023 елның 1 сентябреннән укый башлаячак. Фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы Валерий Фальков сүзләренчә, документка барлык студентлар да үзләштерергә тиешле материал кертелгән.

Документта шулай ук АКШ, НАТО һәм Евросоюзның Россиянең илкүләм иминлегенә янаулар турында фикер алышудан баш тартуы, Донбасста кораллы провокацияләр, Украина режимының кораллы провокацияләре һәм Донбасс республикаларын көч белән яулап алуга әзерлеге, Луганск һәм Донецк халык республикаларын Россия дип рәсми тану темалары билгеләнгән.

Концепциядә күрсәтелгәнчә, курсның хронологик кысалары Россия территориясендә беренче кешеләр барлыкка килү вакытыннан 2022 елга кадәр чорны колачлый.

Россия Фән һәм югары белем министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 сентябреннән Россиянең югары уку йортларында тарихны өйрәнү мәҗбүри булачак, аңа кимендә 144 сәгать бирелергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100