news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет чорындагы Ислам турында 18 ел элек төшерә башлаган фильм быел сентябрьдә чыга

Шушы көннәрдә Әтнә районында фильмның соңгы эпизодлары төшереләчәк. Аларда балага исем кушу, яшьләргә никах уку, мәеткә җеназа уку сурәтләнә.

Совет чорындагы Ислам турында 18 ел элек төшерә башлаган фильм быел сентябрьдә чыга
Фильмнан скриншот

Совет чорындагы Ислам турында 18 ел элек төшерә башлаган документаль фильм быел сентябрьдә чыгачак.

Бүген Апанай мәдрәсәсендә «Татар дин галимнәренең тарихи фәннәр үсешенә керткән өлеше» темасына узган фәнни-гамәли конференциядә фильмның трейлеры тәкъдим ителде. Конференция нәкъ ун ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу максатында Апанай мәдрәсәсендә оештырылды.

«Совет чорында динне рәсми булмаган имамнар, абыстайлар саклаган. Бу фильмда без шундый шәхесләр турында сөйләргә уйладык. Сентябрьдә аның тулы варианты әзер булачак», - диде Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров.

Документаль фильмның режиссеры Әмир Гатауллин «Татар-информ» хәбәрчесенә әзер продуктның телевизион форматта 24 минутлык итеп әзерләнүен әйтте һәм «ТНВ», «Россия», «Культура» телеканалларның берсендә күрсәтелүенә өметен белдерде. Фильм татар, рус, төрек телләрендә чыгачак. Режиссер үзенең иҗат җимешен Төркиядә оештырылачак халыкара кинофестивальләрнең берсенә тапшырырга җыена.

«Совет чорында ислам дине турында документаль фильм төшерү турында мин күптән хыяллана идем. 2004 елда үземнең идеяне Вәлиулла хәзрәт Якуповка әйттем дә, ул моны күтәреп алды, үзенең киңәшләрен бирде. Аның хәер-фатыйхасы белән без фильмны төшерә башладык. Коммерцияле проект булмагач, материал туплау унсигез елга сузылды. Төрле эпизодларда чагылган кайбер имамнар вафат булды инде. Аның каравы, эчтәлек ягыннан ул бик бай һәм кадерле булачак», - диде Әмир Гатауллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шушы көннәрдә Әтнә районында фильмның соңгы эпизодлары төшереләчәк. Аларда балага исем кушу, яшьләргә никах уку, мәеткә җеназа уку чагылачак. Элегрәк материаллар Казанда, Самара өлкәсендә, Аксубай районының Иске һәм Яңа Ибрай авылларында, Нурлат районының Иске Әлмәт авылында төшерелгән.

Әмир Гатауллин проектны ахырга кадәр җиткерергә ярдәм иткәннәре өчен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировка һәм Апанай мәдрәсәсенең җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабировка рәхмәтен белдерде.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100