news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сентябрьдә Россия халкын 22 эш һәм сигез ял көне көтә

Сентябрьдә Россия халкын 22 эш һәм сигез ял көне көтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сентябрьдә Россия халкын 22 эш һәм сигез ял көне көтә. Бу хакта РИА Новостига Президент академиясенең Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының Халкының финанс грамоталылыгын арттыру буенча федераль методик үзәге эксперты Екатерина Медякова хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, сентябрь өстәмә ял көннәре булмаган гадәти эш ае булып тора. Анда барлыгы 30 календарь көн, шуларның 22се эш көне, ә сигезе ял көне булачак.

Стандарт биш көнлек эш атнасы белән эшләүче россиялеләр сентябрьдә 176 сәгать эшләячәк.

Медякова сентябрьдә дәүләт бәйрәмнәре булмавын ачыклады. Шуңа күрә ай дәвамында өстәмә ял көннәре, шулай ук кыскартылган бәйрәм алды эш көннәре каралмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot