news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сентябрьдә татарстанлыларның аерым категорияләренең пенсияләре арта

Сентябрьдә татарстанлыларның аерым категорияләренең пенсияләре арта
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Сентябрьдә татарстанлыларның аерым категорияләренең пенсияләре арта. «Татар-информ» агентлыгы материалында моның кемнәргә кагылачы турында җентекләп аңлатыла.

80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм I төркем инвалидлар

Июль аенда 80 яше тулган өлкән яшьтәге гражданнар сентябрьдән иминият пенсиясенең ике тапкыр арттырылган фиксацияләнгән өлешен ала башлаячак. Шундый ук ярдәм чарасы I төркем инвалидлар өчен дә гамәлдә.

Шунысы мөһим: өстәмә түләү бер генә нигез (яшь, йә инвалидлык) буенча билгеләнә. Ягъни әгәр кеше инвалидлык өчен өстәмә акча ала икән, 80 яшькә җиткәч аның пенсиясе артмаячак.

2025 елда фиксацияләнгән түләүнең күләме 8 907,7 сум тәшкил итә, ә бу категориягә кергән пенсионерлар өчен ул 17 815,4 сумга кадәр арттырылачак.

Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган өлкәннәр өчен пенсия

Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын - мәсәлән, балигъ булмаган балаларын яки оныкларын караучы Татарстан пенсионерлары өстәмә түләүгә өметләнә ала. Әгәр алар көндезге бүлектә укыса, түләүләр 23 яшь тулганчы саклана.

Гаиләнең шундый һәр әгъзасы өчен (әмма өчтән дә артык түгел) пенсионерга өстәмә рәвештә фиксацияләнгән түләүнең өчтән бере исәпләнә. Бу өстәмә түләүне пенсия билгеләнгән вакытта рәсмиләштерергә мөмкин. Әгәр дә хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзасы пенсиягә чыкканнан соң тәрбиягә алынса, социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot