Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сентябрьдә Казаннан Санкт-Петербургка һәм Түбән Новгородка йөри торган поездлар саны арта
Сентябрь аенда Казан – Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород – Казан поездлары хәрәкәтенең ешлыгы арттырыла. Элегрәк алар билгеле бер даталарга билгеләнгәннәр иде. Горький тимер юлының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«Сезонлы поездларның өстәмә рейслары булдырылды һәм даими поездларның йөрү ешлыгы арттырылды», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бу үзгәрешләр Россиянең Кара диңгез ярлары, шулай ук Санкт-Петербург һәм Казанга баручы пассажирлар йөртүгә ихтыяҗның артуы белән бәйле.
Моннан тыш, 4 августтан Казан белән Түбән Новгород арасында 6723нче санлы төбәкара электр поезды йөри башлады. Бу турыда «Татар-информ» моңарчы хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз