Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сентябрьдә «Казан» гаилә үзәгендә мөнәсәбәтләр турында ачык лекцияләр сериясе узачак
Сентябрьдә «Казан» гаилә үзәгендә мөнәсәбәтләр турында ачык лекцияләр сериясе узачак. Тыңлаучыларга гаилә кризисларын ничек җиңәргә, якынлыкны сакларга һәм бала барлыкка килү белән парда нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләячәкләр.
Очрашулар гаиләләр, яшь гаиләләр һәм тулыландыруны көтүче яисә планлаштыручылар өчен файдалы булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
12 сентябрьдә гаилә психолог-консультанты һәм арт-терапевт Диана Колесникова гаилә кризисын мөнәсәбәтләр өчен трамплинга ничек әверелдерү турында сөйләячәк.
Гаиләдә бала тууга ничек әзерләнергә икәнлеге турында 17 сентябрьдә перинаталь психолог һәм бала табуга әзерлек тренеры Дарья Морозова сөйләячәк.
19 сентябрьдә тыңлаучылар якын мөнәсәбәтләрне ничек саклап калырга икәнен белерләр. Лектор булып психодинамик төркемнәр алып баручы интегратив психолог, тән терапевты Станислав Никуличев булачак.
Барлык очрашулар 18:30 да бинаның өченче катындагы холлда старт ала. Катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү кирәк, дип хәбәр итә парклар һәм шәһәр скверлары дирекциясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз