Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сентябрьдән татарстанлылар ишегалларын төзекләндерү проектларын үзләре төзиячәк
Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, өч ел эчендә Татарстанда ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылачак.
(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 8 сентябрьдән башлап Татарстан халкы үз ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
“8 сентябрьдән тавыш биргәндә, Татарстан халкы ишегалларында башкарылачак эшләрне үзе сайлаячак. Бүген барлык ишегалларына, асфальт һәм юлларның торышына техник инвентаризация үткәрелә”, – диде Ирек Фәйзуллин.
“Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча өч ел дәвамында тиешле программаны гамәлгә ашыру күздә тотыла. Без күптән бернәрсә дә эшләнмәгән ишегалларына керәчәкбез”, – дип ассызыклады министр.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, халык теләге буенча кече архитектура формалары белән бәйле эшләр башкарылачак. Моннан тыш контейнер мәйданчыклары төзекләндереләчәк һәм башка кирәкле эшләр башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз