Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сентябрьдән алып Татарстанда 116 укучы һәм 202 педагог ковид йоктырган
1 сентябрьдән тын юлларында вируслы кискен инфекция симтомнары һәм температура белән 12,6 мең укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Уку елыннан башыннан Татарстанда 119 студент, 116 укучы һәм 202 укытучы коронавирус йоктырган.
Яңа коронавирус инфекциясенең 423 чыганагы ябылган, барысында да берәр очрак теркәлгән. Роспотребнадзорның республика идарәсе контролендә 14 авыру кала. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.
Узган тәүлектә тын юлларында вируслы кискен инфекция симптомнары һәм температура белән 68 баланы мәктәпкә кертмәгәннәр. 1 сентябрьдән башлап барлыгы 12 634 укучыны өйләренә яки поликлиникага җибәргәннәр.
Миләүшә Җамалиева сүзләренчә, хәзер Татарстанда алты мәктәпнең (Берсе Чаллыда, калганнары –Казанда) 9 сыйныфы карантинда утыра.
Искәртеп узабыз, тын юлларында вируслы кискен инфекциясе сәбәпле, сыйныфта укучыларның 20 проценты укырга килмәгән очракта, сыйныф карантинга ябыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз