news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сентябрьдә Казанда католик мәхәллә үзәге ачылачак

Аның ачылышына Галиҗанәп кардинал Анджело Соданоның килүе көтелә

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Казанда католик мәхәллә үзәге төзү буенча планнар турында мэрияда узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ирек Арысланов мәгълүмат бирде.
Аның сүзләренә караганда, сентябрьдә Галиҗанәп кардинал Анджело Содано катнашында католик мәхәллә үзәгенең яңа бинасының ачылыш тантанасы көтелә.
Казан мэры Илсур Метшин бу мәсьәлә турында фикер алышканда католик үзәк төзелешен тизләтү зарурлыгын ассызыклады. Бу аны билгеләнгән вакытында тапшыру өчен кирәк.
Белешмә өчен: Галиҗанәп кардинал Анджело Содано 2005 елның 27 апреленнән кардиналлар коллегиясе деканы һәм 1991 елның 29 июненнән 2006 елның 15 сентябренә кадәр кардинал – Изге Престол һәм Ватиканның дәүләт секретаре булган. Россия белән Анджело Содано күп нәрсәләр бәйли – ул Татарстан башкаласына Казан Изге Ана иконасы күчермәсен кайтаруда турыдан-туры катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot