Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сентябрьдә дәүләт аттестациясе имтиханын кабат тапшырып булачак
Имтихан бирү көннәре һәм урыны билгеле
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Дәүләт аттестациясе имтиханын бирә алмаган яки беренче тапкыр биреп тә, начар билге алган укучылар аны 20-30 сентябрь көннәрендә яңадан тапшыра алачак. Имтихан бирү вакытын ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләде.
Аерым алганда, 20 сентябрьдә математикадан, ә 27 сентябрьдә рус теленнән дәүләт аттестациясе имтиханын кабат тапшырырга мөмкин булачак. 30 сентябрь исә резерв көн булып санала.
Имтиханны кабат тапшыру өчен Татарстанда 4 пункт билгеләнгән. Болар: Казанның татар телендә белем бирүче 155 нче һәм Яшел Үзәннең 10 нчы гимназияләре, Лениногорск шәһәренең 8 нче, Түбән Каманың 12 гомуми урта белем бирү мәктәпләре, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз