news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрь ахырында Яшел Үзәндә фин сугышы турында «Телсез күке» фильмын төшерә башлыйлар

Сентябрь ахырында Яшел Үзәндә фин сугышы турында «Телсез күке» фильмын төшерә башлыйлар
Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Сентябрь ахырында Яшел Үзән районында Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең шул исемдәге повесте буенча «Телсез күке» дип аталган тулы метражлы фильм төшерә башлыйлар. Россия Мәдәният министрлыгы кинокартина төшерүне хуплаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына районның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Фильмны төшерү эшләре сентябрь ахырында башланырга тиеш. Фин сугышы картинасын кышын төшерергә ниятлиләр. Кирәк булса, Лаеш районындагы Сәмруг кебек локацияләр дә төзеләчәк. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьевның тәҗрибәсе бар, чөнки «Зөләйха күзләрен ача» сериалын ул эшләгән вакытта төшерделәр [Афанасьев – Лаеш районының элеккеге башлыгы - Т-и иск.]. Район тиешле ярдәм күрсәтәчәк», - дип искәрттеләр район хакимиятендә.

Фильмның рәссам-куючысы - Альберт Хашпер, продюсеры - Ринат Исмаилов («Миг продакшн» кинокомпаниясе). Хәзерге вакытта алар Яшел Үзән районындагы авыллар белән таныша, локацияләр сайлый.

«Локацияләр хакында фикер алыштык. Безнең район картина сюжетында чагылыш тапкан уникаль табигый үзенчәлеккә ия. Проект уңышлы булыр дип ышанам», - диде район башлыгы Афанасьев.

Әсәр сюжеты буенча, 1939 елның кышында Карелия урманында ике солдат очраша – Субай авылы егете, кызыл армияче Зариф һәм туган илен, Финляндияне саклаучы мәргән Зыятдин. Бер телдә сөйләшүче, бер үк җырларны җырлаучы ике татар кешесе фронтның төрле ягында кала. Тамашачылар алдында аларның кем - дошманмы, әллә туганнармы - һәм нәрсә мөһимрәк - туган илгә тугрылыкмы, әллә милли бердәмлекме - икәнлеген белү бурычы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100