news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрь аенда ГТЮ Казан бүлеге эш күрсәткечләрен сизелерлек яхшырткан

Пассажирлар ташу планы, мәсәлән, 2,6 процентка арттырып үтәлгән

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Сентябрь аенда Горький тимер юлының Казан бүлегендә 529,1 мең тонна йөк төялгән. Бу, узган ел күрсәткеченнән 22,7 процентка күбрәк, дип хәбәр итә Горький магистраленең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте. Бу чорда йөк әйләнеше күләме дә планлаштырылганнан 1,7 процентка арттырылган, ягъни 1728,3 млн. тонно-километр тәшкил иткән.

Пассажирлар ташуга килгәндә, сентябрь анда Казан бүлегендә 1 млн. 237 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу күрсәткеч буенча да план 2,6 процентка арттырып үтәлгән. Пассажирлар әйләнеше күләме планлаштырылганнан якынча 10 процентка артык булган. Моннан тыш, локомотивның участок һәм техник тизлеге, вагоннар әйләнеше һәм җитештерүчәнлеге кебек күрсәткечләр дә яхшыртылган.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100