news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сенаторлар хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка күтәрүне хуплады

Федерация Советы чәршәмбе көнне узган утырышта 2024 елда хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5 процентка – 19 242 сумга кадәр күтәрү турындагы законны хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Закон нигезендә, 2024 елдан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме 18,5 процентка артачак, шулай ук 2025 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләме һәм медиан хезмәт хакы нисбәте 48 проценттан (элегрәк 42 проценттан) да түбәнрәк булмаячак. Әлеге федераль законны кабул итү 4,8 миллионга якын хезмәткәрнең эш хакын арттыруны тәэмин итәргә булышачак.

2024 елда бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга өстәмә чыгымнар: федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре өчен – 19,7 миллиард, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 126,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100