news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сенатор Бердәм дәүләт имтиханында минималь баллар планкасын нигә киметергә ярамавын әйтте

Рус теле һәм математикадан Бердәм дәүләт имтиханнарының минималь балларын төшерү укучыларның мотивациясен киметергә һәм имтиханга ышанычны какшатырга сәләтле. Бу хакта ТАСС агентлыгы Федерация Советның фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты әгъзасы Игорь Мурог сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Белем бирү стандартларын алыштыру кебек аерым очракларда гына планканы 1-2 баллга булса да төшерү мөмкин дип уйлыйм, югыйсә бу укучыларның мотивациясен һәм бәяләү системасының абруен киметергә мөмкин», – диде парламентарий.

Шуңа да карамастан, Мурог кай бер очракларда, мәсәлән, уку стандартларын яңарткан вакытта минималь балларны киметергә мөмкин икәнен итте.

Искәртеп үтәбез, РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган норма нигезендә, рус теле, профильле математика, тарих, чит тел, әдәбият, биология, география һәм химия өчен кимендә 40 балл җыю таләп ителә. Физика өчен - 41 балл, ә җәмгыять белеме һәм информатика өчен 45 һәм 46 балл билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot