Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сенатор: Пенсия 1 гыйнвардан башлап индексацияләнергә мөмкин
Бүген Россия Президенты катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә социаль мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Хөкүмәт киңәшмәсендә Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне инфляциядән югарырак итеп индексацияләү турында әйткән иде. Индексация арткы число — 2022 елның 1 гыйнварыннан ясалырга мөмкин.
«Мөгаен, бу индексация 1 гыйнвардан булыр, без моңа өметләнәбез. Гамәлдәге закон буенча пенсияләрне индексацияләү 1 гыйнвардан уздырыла», — диде РИА Новостига Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова.
Бибикова аңлатканча, пенсияне индексацияләү турындагы закон гыйнвар ахырына кадәр — Дәүләт Думасының беренче утырышларында кабул ителергә тиеш.
Бүген Россия Президенты катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә социаль мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, дәүләт башлыгы пенсияләрне инфляциядән югарырак итеп, ягъни 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз