Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сенатор күп балалы гаиләләр өчен яңа ипотека каникуллары ничек эшләячәген аңлатты
Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрнең 1 сентябрьдән ипотека каникуллары алу мөмкинлеге бар. Моның өчен банкка гариза белән мөрәҗәгать итү һәм бала туу турында таныклык яки уллыкка алу хакындагы документны теркәү дә җитә, дип хәбәр итте сенатор Айрат Гыйбатдинов NEWS.ru сайтына.
Ул искәрткәнчә, 4 июльдә Россия Президенты тарафыннан имзаланган закон дөнья күрде, ул мондый гаиләләргә ел ярымга кадәр ипотека каникуллары алу хокукын бирә. Документ 1 сентябрьдән үз көченә керәчәк һәм шул исәптән бу датага кадәр төзелгән ипотека килешүләренә дә кагылачак.
Сенатор сүзләренчә, төп үзгәреш шунда – бурычка алучыларга моннан соң катлаулы финанс хәлен расларга туры килмәячәк. Икенче, өченче яки аннан соңгы бала туу факты түләүне кичектерү өчен нигез булачак.
Гыйбатдинов ачыклык керткәнчә, ипотека каникулларының максималь вакыты 18 ай тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта, алар балага яшь ярым тулган көннән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш. Мондый ярдәм чарасыннан бары тик бер тапкыр, тулы күләмдә һәм бары тик бер ипотека килешүе буенча гына файдаланырга мөмкин.
Әгәр бала уллыкка алынган булса, түләүне кичектерү вакыты уллыкка алуны рәсмиләштерү датасыннан исәпләнәчәк. Каникулларның җиденче аеннан калган бурычка процентлар өстәлә башлаячак, әмма аларны кичектерү тәмамланганнан соң түләргә кирәк булачак.
Шул сәбәпле кредит буенча гомуми түләү арта, әмма финанс йөкләнеше соңрак вакытка күчереләчәк, ә кредитның гамәлдә булу вакыты каникул чорына озайтылачак.
Ипотека каникулларын рәсмиләштерү өчен ипотека биргән банкка гариза тапшырырга һәм бала туу турында таныклыкны яки уллыкка алу хакындагы документларны теркәргә кирәк, дип өстәде сенатор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз