news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сенатор кемнәрнең җир һәм милеккә салым ташламалары алырга хокуклы булуын аңлатты

Россиядә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр милек һәм җир салымы буенча ташламалар алырга мөмкин. RT телеканалы сенатор, «Россия хатын-кызларының социал-демократик берлеге» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Ольга Епифановага сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Пенсия яшенә һәм пенсия алды яшенә җиткән гражданнар, әгәр дача кишәрлекләре һәм корылмалары булса, кайбер салым ташламаларына хокуклы. Әйтик, алты сутыйга кадәр булган кишәрлектән җир салымы алынмый.

Моннан тыш, пенсионерлар һәр типтагы бер төзелешкә (торак йорт, мунча, гараж, сарай, хуҗалык төзелеше), әгәр объектның мәйданы 50 квадрат метрдан артмаса, милек салымын түләүдән азат ителә. Шул ук вакытта, сенатор киләчәктә проблемалар килеп чыкмасын өчен мондый биналарны рәсми рәвештә теркәргә киңәш итте. Ташламалар пенсия алды яшендәгеләргә дә (55 яшьтән олырак хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга) кагыла. Әмма Епифанова искәрткәнчә, салым инспекциясенә гаризаны мөстәкыйль рәвештә бирергә кирәк.

«Рәсми сорау җибәрмәгән очракта ташламалар кулланылмаячак. Федераль преференцияләр белән беррәттән, Россиянең кайбер төбәкләрендә ветераннар яки мактаулы гражданнар өчен җир салымыннан тулысынча азат ителү кебек өстәмә салым ташламаларының да гамәлдә булуы ихтимал. Бу хакта җирле социаль яклау органнарында белергә мөмкин», - дип сүзен төгәлләде сенатор.

Шулай ук Россиянең кайбер төбәкләрендә, ветераннар һәм мактаулы гражданнар өчен җир салымыннан тулысынча азат итүне дә кертеп, өстәмә ярдәм чаралары да гамәлдә. Төбәк ташламалары турында җирле социаль яклау органнарында мәгълүмат алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot