Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сенатор кайсы очракларда тупланма пенсияне берьюлы алырга мөмкинлеген аңлатты
Кайбер очракларда россиялеләр тупланма пенсияне (2002 елдан 2013 елга кадәр эшләүчеләрдә формалашкан) һәм мөмкин булган өстәмә кертемнәрне үз эченә алган пенсия тупланмаларын бер мәртәбә алырга мөмкин. Бу хакта сенатор Игорь Мурог сөйләде, дип хәбәр итә RT.
Әгәр тупланма пенсия пенсионерның федераль яшәү минимумының 10 проценттан артмаса, тиешле акчаларны бер мәртәбә түләү мөмкин.
«2026 елда бу минимум 16 288 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән, ягъни бер тапкыр түләү хокукы аена 1629 сумнан кимрәк булганнарга алачак», - дип аңлатты сенатор.
Тупланма түләүне РФ Социаль фонды, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды яки дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин, дип өстәде Федерация Советы әгъзасы.
Шул ук вакытта 2026 елның 1 гыйнварыннан айлык түләү күләме яңа формула буенча билгеләнә. Пенсия тупланмалары суммасы 270 айга (22,5 ел) бүленә, дип искәртте Мурог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз