Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сенатор иминият пенсиясе өчен җитмәгән стажны алу тәртибе турында сөйләде
Россиялеләрнең пенсиягә чыгу өчен җитмәгән пенсия баллары һәм стаж алу мөмкинлеге бар. Бу хакта сенатор Наталия Косихина хәбәр итте. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Косихина билгеләп үткәнчә, пенсиягә чыгар алдыннан күрсәткечләрнең зур булмаган бер өлеше җитмәгән очракта, бу кеше Россия Социаль фондының җирле бүлегенә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә керү турында гариза бирергә хокуклы.
Иминият пенсиясен алу өчен яшь, стаж һәм пенсия баллары санына карата билгеләнгән таләпләргә туры килергә кирәк, дип искәртте сенатор. 2024 елда минималь чик 28,2 балл тәшкил иткән булган, ә 2025 елдан ул 30 баллга кадәр арткан. Минималь иминият стажы исә 15 ел дәрәҗәсендә кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз