news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сенатор Епифанова балалы гаиләләр өчен яңа түләүләрнең нечкәлекләрен аңлатты

Россиядә балалы гаиләләр өчен социаль ярдәмнең яңа төре - еллык салым «кешбэгы» кертелә. Сенатор, АСИ эксперты Ольга Епифанова «RT» басмасына биргән интервьюсында аның параметрлары турында сөйләде.

Түләүне алу хокукына ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, аларның җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ия булачак. Ярдәмне 18 яшьтән кечерәк балаларның ата-аналары да, опекуннары яки попечительләре дә, шулай ук көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге студентлар да ала алачак.

Түләүнең күләме моннан алдагы ел өчен чынлыкта түләнгән физик затлар кеременә салым һәм 6 процентлы ставка буенча исәпләп чыгарылган салым арасындагы аерма буларак исәпләнә.

«Түләүне алучыларның Россиядә эшкә урнашкан булуы һәм ил бюджетына керем салымын түләргә тиешлеге мәҗбүри шарт итеп куела. 2026 елда түләүләрне алу өчен 2025 елда физик затлар кеременә салым түләргә кирәк. Беренче гаризаларны 2026 елда ук күп функцияле үзәккә яки Россия Социаль фондының клиентлар хезмәтенә шәхсән килеп, йә Социаль фондның шәхси кабинеты, яки «Дәүләт хезмәтләре» бердәм порталы аша тапшырырга мөмкин», - дип аңлатты Епифанова.

news_right_1
news_right_2
news_bot