Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сенатор «Дәүләт хезмәтләре»н имитацияләгән мошенник сайтларын блокларга тәкъдим итте
Федерация Советы каршындагы Цифрлы икътисадны үстерү советы рәисе урынбасары Артем Шейкин «Дәүләт хезмәтләре» порталын һәм дәүләт компанияләре ресурсларын имитацияләгән шикле сайтларны автомат рәвештә блоклауны кертергә тәкъдим итте. Бу кулланучыларның иминлеген арттыру өчен кирәк. ТАСС шул хакта хәбәр итә.
Үз фикерен дәлилләп, депутат гражданнар һәм дәүләтнең электрон платформалар аша хезмәттәшлеге ышанычлы яклау таләп итә, диде. Шул ук вакытта, җинаятьчеләр гражданнарның рәсми чыганакларга ышанычын файдалана, охшаш адреслы һәм аз гына аерылып торган сайтлар аша легитимлык иллюзиясен тудыра.
«Чын хезмәткәрләр сездән СМС булып килгән яки почтадан бер тапкыр кулланыла торган кодны сорарга хокуклы түгел. Сервисны эшләтеп җибәрү турындагы яңалыкларны тикшерегез. «Дәүләт хезмәтләре»нең яңа функцияләре һәм газ компанияләренең цифрлы сервислары турындагы барлык дөрес мәгълүмат ведомстволарның рәсми сайтларында һәм ышанычлы массакүләм мәгълүмат чараларында гына бастырыла», – дип искәртте Шейкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз