Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Семык» мари бәйрәме 15 июньдә Мамадыш районында була
«Семык» мари мәдәнияте республика бәйрәме 15 июньдә Татарстанның Мамадыш районы Олы Шия авылында узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
«Без теләге булган һәркемне Мамадыш районына чакырабыз. Төбәгебез үсешенә мәдәни өлеш кертүче вакыйгада Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең күпсанлы халкы һәм кунаклары катнашыр, дип уйлыйм», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Бәйрәмдә мәдәният учреждениеләре, Татарстанның 12 муниципалитетыннан 20дән артык мари халык коллективы катнашачак. Мастер-класслар һәм милли уеннар тәкъдим ителәчәк. Мари эстрадасы йолдызлары Володя Матвеев, Сергей Пакеев, Ирина Якаева һәм Йорга Каче катнашыр дип көтелә.
«Семык» – күчмә бәйрәм. Үткәрү урыны муниципаль районнар территориясендә мари авыллары булудан чыгып билгеләнә. Узган ел марилар өчен традицион җәй башы бәйрәме Әгерҗе районында үтте. Киләсе елда «Семык»ны Балтач районында уздыру планлаштырыла.
Бәйрәм мари халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү максатыннан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз