Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда бер гаилә гөмбә ашап агуланганнан соң реанимациягә эләккән
Татарстанда бер гаилә үзләре җыйган гөмбә белән агуланган.
М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, гаилә урманда майлы һәм ал гөмбә җыйган, ләкин кәрзингә ялгыш агулы гөмбә дә эләккән. Гөмбәне ашаганнан соң, кинәт хәлләре начарайган. Аларны хастаханәгә озатканнар.
«Бер пациентның хәле авыр, әмма тотрыклы, ул реанимация бүлегендә ята. Икенчесенең хәле тотрыклыланды, аны реанимациядән бүлеккә күчерделәр. Баланың хәле авыр дип бәяләнә, ул Балалар республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә», – дип сөйләде 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең бүлек мөдире, Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
2026 ел башыннан Татарстан хастаханәләренә гөмбә белән агуланган 26 кешене китергәннәр.
«Гөмбә ашаганнан соң температура күтәрелмәсә, костырса һәм эч китсә, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ашыгыч ярдәм килгәнен көткәндә, ашказанын юдырырга мөмкин», – дип киңәш итә табиблар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз