news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында яшәүче гаилә махсус операция зонасына озату өчен автомобиль тапшырды

Тукай районында яшәүче гаилә махсус операция зонасына озату өчен автомобиль тапшырды

Тукай районы Нефтебаза бистәсендә яшәүче Зариповлар гаиләсе район депутаты һәм махсус хәрби операция активисты Валерий Тигрга ВАЗ-2104 автомобилен тапшырды.

Билгеләп үтелгәнчә, автомобильне якын арада хәрбиләргә җибәрәчәкләр. Тигр сүзләренчә, бу - аның исәбендә махсус операция зонасына тапшырылган инде 46нчы машина.

Алты бала тәрбияләүче Зариповлар гаиләсе республикада актив волонтерлык эшчәнлеге алып баруы белән билгеле. 2023 елдан бирле алар 100 меңгә якын окоп шәме һәм хәрбиләр өчен меңләгән порция коры аш әзерләгән.

«Без Валерий Валерьевичның хәрбиләргә ничек ярдәм итүен, машиналарны ремонтлап, аларны алгы сызыкка җибәрүен беләбез. Бездә ВАЗ-2104 автомобиле бар иде, һәм без ул уртак Җиңүгә хезмәт итәргә тиеш дигән карарга килдек», – диде Гөлназ Зарипова.

Үз чиратында, Валерий Тигр әлеге автомобиль өчен гаиләгә рәхмәт белдерде. «Мондый ярдәм бик кыйммәт тора. Якын арада машина ремонтланып, алгы сызыкка озатылыр дип вәгъдә итәм», – диде ул.

Фотолар һәм видеоны Валерий Тигр тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot