news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Керемнәре зур булмаган гаиләләрнең коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алу мөмкинлеге бар

Керемнәре зур булмаган гаиләләрнең коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алу мөмкинлеге бар
Фото: © «Татар-информ»

Кеременең шактый өлеше торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә китә торган россиялеләр чыгымнарның бер өлешен дәүләт субсидиясе аша компенсацияли ала. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева хәбәр итте.

«Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме гаиләнең гомуми кеременнән төбәктә билгеләнгән проценттан артып китсә, гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия алырга мөмкин», - диде Разворотнева ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Россия Федерациясенең күпчелек төбәкләрендә түләүләр алты ай дәвамында гаиләнең гомуми кеременең 22 проценттан артыграк булса субсидия түләнә. Әмма кайбер субъектларда бу чик түбәнрәк. «Мәсәлән, Мәскәүдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү гаилә кеременең 10 процентыннан артып китсә, субсидия сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - дип ачыклык кертте ул.

Субсидия алу өчен тагын бер шарт - коммуналь түләүләр буенча бурыч булмау. Түләүнең региональ шартлары турында тулырак мәгълүматны күп функцияле үзәктә, әгәр күп функцияле үзәк булмаса җирле үзидарә органнарында алырга мөмкин.

«Субсидия алу өчен шул ук күп функцияле үзәккә яки социаль яклау органына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип өстәде Разворотнева.

news_right_1
news_right_2
news_bot