Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җиде кешегә газ хезмәте белгечләрен фатирга кертмәгән өчен штраф салганнар
Татарстанда җиде кешегә газ хезмәте белгечләрен фатирларына кертмәгән өчен штраф салганнар. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, алты очракта Алабуга һәм Әгерҗе шәһәрләрендә яшәүчеләр газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзегән булган. Әмма белгечләр фатирларга керә алмаган. Фатир хуҗалары планлаштырылган тикшерү яки белгечләрне кертмәү турында төзелгән актларны карау хакындагы хәбәрләргә дә игътибар итмәгән. Нәтиҗәдә, аларның һәркайсына 5 мең сум күләмендә штраф салынган.
Тагын бер очрак Чаллыда теркәлгән. Фатир хуҗасы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында килешү төзүдән баш тарткан. Моның өчен аңа шулай ук 5 мең сум штраф салганнар.
«Техник хезмәт күрсәтелмәгән су җылыткыч, казан яки газ плитәсе – газ чыгып агулану һәм шартлау куркынычы тудыра. Бу куркыныч аерым фатирга гына түгел, ә бөтен йортка яный. Шуңа күрә закон нигезендә һәр фатир хуҗасы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итәргә тиеш. Белгечләрне фатирга кертмәү дә административ хокук бозу булып санала», – дип искәртәләр ТР Дәүләт торак инспекциясендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз