Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1-3 майда Казанда «Елмай» гаилә фестивале узачак
Казанда 1-3 майда Казансу елгасы буендагы шул ук исемдәге балалар паркында «Елмай» гаилә фестивале узачак. Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова эшлекле дүшәмбедә шул хакта сөйләде.
Фестиваль өч көн эшләячәк һәм җиде тематик зонаны (концерт мәйданчыгы, спорт зонасы, мастер-класслар, «Игелек ярминкәсе», лекторийлар, ял һәм балачак зонасы) берләштерәчәк.
Парк сәхнәсендәге концерт программасы төп вакыйга булачак. Анда балалар һәм шәһәр иҗат коллективлары, шул исәптән The Road рок мәктәбе, Игорь Крутой академиясендә тәрбияләнүчеләр, «Фантазия» хатын-кызлар джаз оркестры һәм Казан филармониясе катнаша. 1 һәм 2 майда шулай ук «Апуш» театр студиясе спектакльләрен һәм опера спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Кич белән ачык һавада гаилә белән кино карарга мөмкин.

Яр буенда спорт программасы (йога, зумба, гаилә стартлары һәм мини-футбол буенча турнир) тәкъдим ителә. Шулай ук паркта мастер-класслар һәм лекторийлар эшләячәк, анда кунаклар үзләрен төрле иҗат төрләрендә сынап карый, уеннарда һәм интерактивларда катнаша алачак.
2 майда коляскалар парады уза, анда катнашучылар креатив бизәлештә ярышачак. Моннан тыш, фестиваль кысаларында хәйрия ярминкәсе дә уза. Җыелган акчалар «Игелекле Казан» проектына юнәлдереләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз