Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гаилә салым түләве: гаризаны ничек исәпләргә һәм кайчан тапшырырга
Россиялеләр яңа гаилә салым түләвенә гаризаны 30 сентябрьгә кадәр бирә ала. Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, гаиләдә җан башына уртача керем төбәктәге бер ярым яшәү минимумыннан кимрәк булган, милек билгеләнгән критерийларга туры килгән, ә мөрәҗәгать итүченең алимент буенча бурычы булмаган очракта, түләүне ике һәм аннан күбрәк баланың ата-аналары алырга мөмкин. Гариза елга бер мәртәбә моннан алдагы салым чорындагы керемнәр (агымдагы елда 2025 елга һәм аннан соңгы керемнәргә) нигезендә бирелә.
Гиринский ачыклык керткәнчә, түләүне ата-аналарның икесе дә алырга мөмкин, аларның һәркайсы аерым гариза тапшырырга тиеш. Ярдәм чарасын 18 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк баласы яисә көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр алырга хокуклы. Түләү күләме физик затлар кеременә салым (13 процент) һәм ташламалы ставка буенча 6 процентлы салым арасындагы аерма буларак исәпләнә. Мәсәлән, елына 1 миллион сум керем булганда аерма 70 мең сум тәшкил итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз