Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Семберлеләр Гүзәл Яхина белән очрашкан
“Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, яшь язучы Гүзәл Яхина очрашуда әлеге әсәрне әбисе сөйләгәннәргә нигезләнеп язуы турында сөйләде.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Сембер татарлары “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, яшь язучы Гүзәл Яхина белән очрашу үткәргән. Өлкәнең татар мохтарияте рәисе Рәмис Сафинның бу хактагы хәбәре Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтына урнаштырылган.
Очрашу башланганчы Гүзәлне Сембер-Ульяновск өлкәсенең 200 елга якын тарихы булган данлыклы китапханәсе белән таныштырганнар. Биредә моннан 200-300 ел элек басылган сирәк китаплар, газеталар саклана. Дөресен әйтергә кирәк, аларны һәр килүчегә дә күрсәтмиләр. Тагын шунысы да игътибарга лаек, әлеге китап сараенда Сембернең танылган меценатлары Акчуриннарның да шәхси китапханәләреннән алынган 238 китап бар. Алар арасында инглиз, француз, алман һәм башка телләрдәге изге Коръәннәрне дә күрергә була.
“Китапханәдәге сирәк китаплар бүлеген карап чыкканнан соң, Гүзәл Яхина китап укучылар белән очрашу залына күтәрелде. Аны биредә тамашачылар алкышлап каршы алдылар. Чыннан да, китап киң катлам укучыларда зур кызыксыну уяткан. Автор романны рус телендә яза. Ул бүген дөньяның 20 гә якын теленә тәрҗемә ителгән. Ә беренче тәрҗемә татар телендә басыла.
1977 нче елда Казан шәһәрендә туган Гүзәл әлеге роман өстендә өч елга якын эшли. Аның сүзләренә караганда, ул романны үзенең әнисе ягыннан булган әбисе сөйләгәннәргә нигезләнеп яза. Нәкъ романда сүрәтләнгән вакыйгалардагы сыман, әбисе үзенең балачагын 1930 нчы елдан алып 1946 нчы елга кадәр Себердә уздыра. Ул Татарстанга җиткән кыз булып кире кайта. Әсәр кеше язмышы, авыр шартларда да кешеләрнең кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча психологик киртәләрне узуы турында да. Роман үләм яки яшәп калам дигәндә дә кешеләрнең бердәм булып үзара аралашуы, яшәеше нинди була алганын күрсәтә. Автор үз әсәрендә бер шәхес аша СССР дигән зур ил тарихының бер чорын чагылдыра алган. “Чыннан да, бу китап безнең илебез тарихы турында. Анда авыр елларда халкыбызның ничек яшәгәне, аның аянычлы язмышы сүрәтләнә”, ди Ульяновск өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты директоры Нурия Туркова.
Төрле матбугат чараларыннан билгеле булганча, китап басылып чыкканнан соң Казанда узган очрашуларда авторны кайбер татар зыялылары нык тәнкыйтьләп тә чыкканннар. Ләкин семберлеләр, аерым алганда татарлар, авторга бу әсәре өчен зур рәхмәт хисләрен ирештерделәр”, дип яза автор.
Гүзәлнең яшьлегенә һәм аз тормыш тәҗрибәсенә сылтау итеп, очрашуга килүчеләр бу әсәрне язганда кем дә булса ярдәм иттеме, яисә әбиегез язып калдырган язмалар, көндәлекләрдән файдаландыгызмы дигән сорауларны да читләтеп узмаганнар.
Күптән көтелгән очрашу ике сәгатькә якын барган. Соңыннан һәр теләгән кеше Гүзәл Яхинаның автографын алган, фотога төшкән, чәчәкләрен бүләк иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз