news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сембер язлары» Бөтенроссия китап фестиваль-күргәзмә конкурсында җиңде

Ульяновск шәһәрендә «Симбирская книга» Бөтенроссия китап фестиваль-күргәзмә конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда илебезнең бик күп төбәкләреннән җибәрелгән 100 дән артык китап катнашты. Алар 11 номинациядә ярышты. 11 китап лауреат исемен алды. Ульяновск татар автономиясе нәшер иткән «Сембер язлары» китабы да лауреат дипломына һәм медальгә лаек булды.

Бүләкне Рәмис Сафинга төбәкнең мәдәният министры Евгения Сидорова тапшырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot