Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Сембер» эшмәкәрләре «Өмет» өлкә татар газетасына язылуда ярдәм итә

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Сембер» бизнес-клубы: казанышлар һәм уңышлар» дигән язма чыкты.
Ульяновск өлкәсенең татар бизнесменнарын берләштерүче «Сембер» клубы утырышында узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар.
«Сембер» иҗтимагый оешмасы «Өмет» өлкә татар газетасын халыкка таратуга зур өлеш кертә – бер ел эчендә 150дән артык кешегә подписка бүләк иткәннәр.
Клуб татар яшьләренең «Яшь team» оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора – төрле проектларын тормышка ашырырга, Назлыгөл Мистякова җитәкчелек иткән татар теле курсларын үткәрергә ярдәм итә.
Үткән елда «Сембер» булышлыгы белән «Татар кызы» конкурсы һәм хәзер инде традициягә кергән өлкә ифтары оештырылды. Клуб тарафыннан шулай ук төрле оешмаларга, шул исәптән Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгенә, Татар мәдәният үзәгенә һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә финанс һәм башка төрле ярдәм күрсәтелгән.
«Сембер» тырышлыгы белән Оренбург өлкәсенең су баскан районнарына эчә торган су, урын-җир яраклары һәм азык-төлек тутырылган ике фура озатуы турында да билгеле.
Клуб активистлары Ульяновск өлкәсенең иң зур һәм иң матур мәчетен – «Ләйли Җамал»ны ачуга сизелерлек өлеш керттеләр.
«Безнең клуб балалар өчен төрле чаралар үткәрә. Җиңү паркында гөрләп узган Корбан бәйрәме – шуларның берсе. Без анда кунакларны тәмле пылау белән сыйладык», - ди «Сембер»нең президенты Эльмира Алиакберова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз