Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Сембер» бизнес-клубы Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыя
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Ярдәм кулы сузыйк!» дигән язма чыкты.
Кадерле дуслар! Оренбург өлкәсенә зур бәла-каза, фаҗига һәм кайгы-хәсрәт килде. Шушы төбәктә яшәүче күп халыкның торак йортлары, каралты-куралары, автомобильләре су астында калды, терлекләре һәм кош-кортлары һәлак булды. Кешеләр, шул исәптән безнең милләт вәкилләре дә урамда бернәрсәсез калдылар.
Су басуы аркасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү нияте белән «Сембер» клубы «Сәдака» хәйриячелек фонды белән берлектә гуманитар ярдәм җыюга кереште.
Бәла-казага юлыгучыларга азык-төлек товарлары, эчә торган су, кием-салым һәм медикаментлар аеруча кирәк. Игелекле, ярдәмчел эшмәкәрләребез 10000 литр су, берничә йөз комплект урын-җир әйберләре китереп тапшырдылар да инде.
Шулай ук акчалата ярдәм итәргә мөмкин. Сәдака акчаларын түбәндәге телефон номерына беркетелгән банк картасына күчерергә була: 89053497534. Юридик затлар акчаны исәп-хисап счетына күчерә алалар.
Олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән, «Сембер» бизнес-клубы президенты Эльмира Алиакберова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз