news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Селекция уңышлы барса, 5-6 елда татар казлары токымын булдырырга мөмкин

Селекция уңышлы барса, 5-6 елда татар казлары токымын булдырырга мөмкин
"Татмедиа" архивы

Әгәр селекция уңышлы барса, «татар казы» токымын булдыруга биш-алты ел китәчәк. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов шулай дип белдерде. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.

«Барыбыз да аңлыйбыз, яңа токым булдыру – ул зур көч таләп итә торган, дистә елларга исәпләнгән проект. Әгәр барысы да яхшы барса, биш-алты елдан татар казы токымын булдыру турында сөйләргә мөмкин булачак», – дип аңлатты министр урынбасары.

Элегрәк Татарстанның Мөслим районыннан каз фермасы хуҗасы Ирек Хәмәдишин казларның яңа токымын булдыру өчен дәүләттән ярдәм сораган һәм «Татар-информ» агентлыгы бу хакта хәбәр иткән иде.

Линда казы татар казының нигезе булыр, мөгаен – Хәмәдишин хуҗалыгы хәзер нәкъ менә шушы токымны үрчетә. Казның үрчемлелеге, итләч булуы һәм тәм сыйфатларына өстенлек биреләчәк.

Яңа токымны булдыру юнәлешендә фермер белән бергә Казан дәүләт аграр университетының Ветеринария академиясе галимнәре дә эшли. Алар Мәскәү өлкәсендә урнашкан кошчылык фәнни-тикшеренү институтына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Якындагы биш елга селекция-нәсел эше планы әзерләнгән, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Проект уңышлы булса, Мөслим районы фермерының тәҗрибәсе Татарстанның башка хуҗалыкларына да таратылачак. Казларның яңа токымы барлыкка килү республикада кош ите җитештерүне арттырырга ярдәм итәчәк, продукцияне эшкәртү һәм аны базарга чыгару ихтыяҗы туачак, дип өстәделәр министрлыкта.

news_right_1
news_right_2
news_bot