Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шекспир сонетлары Петербургның Александрин театры сәхнәсендә татар телендә яңгыраячак
Александрин театрында 23 һәм 24 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә «Шекспир. Сонетлар» спектакле премьерасы булачак. Спектакльдә Александринка артистлары белән бергә Әлмәт драма театрыннан Алсу Сибгатуллина һәм Йошкар-Оланың М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театрыннан Илсур Хәертдинов катнашачак.
«Татар-информ»га театрда хәбәр итүләренчә, Шекспир сонетлары өч телдә: рус, татар һәм мари телләрендә яңгыраячак.
Милли театр артистлары спектакльдә виртуаль катнаша, тамашачылар аларның чыгышларын экранда күрәчәк. Спектакльләрне турыдан-туры гына түгел, Александрин театры рәсми сәхифәләрендә һәм «ВКонтакте»да театрның Яңа сәхнәсендә онлайн карарга мөмкин.
Режиссерлар сюжет линиясе булмаганлыктан, Шекспир сонетларының драматургик гәүдәләнеше белән эшләү җиңел булмавын таный. Ләкин режиссер Антон Оконешников граф Рэтленд һәм аның хатыны Елизавета Сидниның истәлекләрен һәм мәхәббәт хатлары язышуларын бер форма итеп сайлаган. Шекспирның 14 сонеты яңгыраячак.
Режиссер сүзләренчә, ике гашыйк мәхәббәте мөнәсәбәтләрен үзенчәлекле итеп реконструкцияләгәннәр.
Спектакльдә Сергей Степановның рус теленә, Мөдәррис Шәрәфнең татар теленә (инглиз теленнән) тәрҗемәсе кулланылган. Мари сонетларына спектакль өчен Марий Эл Республикасының халык шагыйре Геннадий Сабанцев рус теленнән махсус тәрҗемә эшләгән.
Премьера Милли театрлар ассоциациясе химаясендә узачак, бу тәкъдим белән Александрин театры чыккан. Бу берьюлы өч мәдәният учреждениесен берләштерелгән цифрлы беренче спектакль булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз