Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан парламентында республика Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе секретариаты булдырыла
ТР Дәүләт Советы аппаратында яңа структур бүлекчә – ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе секретариаты кертелә. Бүген республика парламенты Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
«Секретариатка ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе эшчәнлеген мәгълүмати, аналитик, документацион, оештыру, беркетмә (һ.б.) ягыннан тәэмин итү йөкләнгән», – диде парламент секретаре Лилия Маврина.
Аның сүзләренчә, секретариат җитәкчесе һәм аның урынбасары парламент секретаре тәкъдиме белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан вазифага билгеләнә һәм азат ителә. Аларның кандидатуралары ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе белән килештерелергә тиеш.
«Башка хезмәткәрләр Мактаулы Рәис секретариаты җитәкчесе тәкъдиме һәм ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе белән килештерү буенча Дәүләт Советы секретаре тарафыннан билгеләнә. Секретариат һәм аның хезмәткәрләре исә Дәүләт Советы Аппаратының барлык дәүләт хезмәткәрләре кебек эшли», - диде Маврина.
ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе атамасы Республика парламентының 17 март карары белән булдырылды. Депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшергәннән соң, Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе итеп билгеләнде.
ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисенә тиешле Таныклык тапшырыла. Аның үрнәге парламент Президиумы тарафыннан расланырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз