news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда нәфис гимнастика буенча «Россия Кубогы» башлана

2025 елның 3-7 декабрендә Казанда нәфис гимнастика буенча елның төп илкүләм турнирларыннан берсе – «Россия Кубогы» уза, анда спорт мастерлары программасы буенча илнең иң яхшы гимнасткалары ачыкланачак.

Ярышларда Россиянең 20дән артык төбәгеннән килгән спортчы кызлар, шул исәптән Россия чемпионаты финалистлары, «Иң көчлеләр Кубогы» рейтингы лидерлары һәм төркемле күнегүләрдәге иң көчле командалар катнаша.

Ярышлар Сыртланова урамындагы Гимнастика үзәгендә узачак.

Искәртеп үтәбез, элегрәк Россия гимнастларына Европа турнирларында нейтраль статуста чыгыш ясарга рөхсәт ителгән иде. Европа гимнастика берлеге (European Gymnastics) шул хакта карар чыгарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot