news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Татарстанда Украинаның ике пилотсыз очкычын бәреп төшерделәр

Бүген Татарстанда Украинаның ике пилотсыз очкычын бәреп төшерделәр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы территориясендә Украинаның самолет тибындагы ике пилотсыз очкычы бәреп төшерелде. Тагын ике дрон Кара диңгез акваториясендә юк ителгән. Бу хакта Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр барлыгы дүрт дрон юк ителгән.

Элегрәк Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова пилотсыз очкыч һөҗүме турында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, инфраструктура штат режимында эшли, вәзгыять тулысынча контрольдә.

Республикада тугыз сәгать диярлек пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Казан һәм Түбән Кама аэропортлары эшен вакытлыча туктатып торды: Казан аэропортында кертелгән чикләүләр - 05.00 сәгатьтә, ә Бигеш аэропорты өчен 12.14 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot