news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себерлеләр сынатмый

Себерлеләр сынатмый

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). 10 февральдә Новосибирскиның Горький исемендәге Мәдәният сараенда «Карнавал» узачак. Әлеге чарада өлкәнең балалар иҗат коллективлары катнаша.

Новосибирски өлкә Татар мәдәни үзәге каршында, милли традицияләрне дәвам итеп, бүгенге көндә барлыгы 15 клуб эшләп килә. Шуларның бишесе — милли мәдәниятнең төрле юнәлешләрендә балалар белән эш итә. Бүген, әйтик, шәһәрнең 92 нче санлы мәктәбендә репетициягә «Салават күпере» дигән хореография төркеме җыелды, ә иртәгә исә 185 нче санлы мәктәптә «Себерлеләр» дигән бию коллективы үзенең репетицияләрен үткәрәчәк. Мондый репетицияләр һәр атна саен үткәрелеп килә.

Әлеге коллективлар өлкә күләмендә үткәрелгән төрле мәдәни чараларда да бик актив катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100