Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Себерке» газетасы вәкиле: Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте
Цифрлы үсеш министрлыгының Татарстанда почта аша матбугат таратуга бирелә торган 25 процентлык федераль субсидияне кыскарту планы һәм «Россия почтасы» тарифларының даими үсүе шәхси басмаларны да җитди кыенлыклар алдына куя. Быел дәүләт ярдәмен алучы массакүләм мәгълүмат чаралары саны 124тән 68гә кадәр кимегән һәм моннан беренче чиратта татар телле басмалар зыян күргән.
Телетапшырулар алып баручы, кинорежиссер Фәнис Камал (Мәхмүтов)ның тормыш иптәше Гүзәл «Себерке» газетасындагы хәлләр турында сөйләде.
«Барлыгы безнең 9 газета, иң зур тиражлылары – өчәү, шул исәптән «Себерке» дә. Калганнары кечкенә тираж белән чыга. Без субсидияләрдән файдаланмыйбыз, эшне башлаганнан бирле газеталарыбызны үз акчабызга чыгарабыз. Ләкин ярты ел саен «Россия почтасы»ның үз хезмәтләре өчен бәяләрне күтәрүе безнең кесәгә бик каты суга. Подпискадан кергән бөтен акча авторларга һәм газеталарны бастыру хезмәтләренә китә», - диде ул.
Гүзәл Мәхмүтова фикеренчә, соңгы елларда почта хезмәткәрләрнең эшчәнлеге күбрәк азык-төлек сатуга бәйләнгән, шулай ук районнардагы сортлау цехлары ябылып, хезмәтнең Казанда гына калдырылуы аркасында да газеталар вакытында барып җитми һәм укучылар язылудан баш тарта башлый.
«Безнең эштә андый авырлыклар күп, ләкин ничек кенә булса да эшләп киләбез. Без газета чыгару белән генә шөгыльләнмәгәч, башка юнәлештәге бизнесыбыз ярдәм итә. Үзебезнең акча белән эшләгәндә була әле ул, субсидияләргә карап утырган оешмаларга авыррак, әлбәттә. Бик кесәгә сугачак. Шуңа күрә халыкка мөрәҗәгать итәсе килә: әгәр дә басма матбугатны укыйсы килсә, бәягә карамыйча язылсалар иде», - диде ул.
Аның сүзләренчә, редакция альтернатив тарату юлларын да карый, әмма бөтен Россия буенча таралган басма өчен моны гамәлгә ашыру җиңел түгел. «Себерке» Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл республикаларына, шулай ук Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә дә таратыла.
«Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте инде. Моннан 10–15 ел элек газета чыгару бик яхшы бизнес иде, ул вакытта «Татарстан почтасы» эшли иде. Хәзер әбүнәчеләребезгә өмет итеп, кызыклы язмалар әзерләп, тырышып эшләргә генә кала. Җиңел юл эзләп, кул кушырып утырып булмый», - дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз