news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Себердән татар теле мөгаллиме иң яхшы туган тел укытучысы исеме өчен көрәшә

Себердән татар теле мөгаллиме иң яхшы туган тел укытучысы исеме өчен көрәшә
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Төмән өлкәсенең Кучайлан мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Тимканова бу көннәрдә Липецк шәһәрендә узучы V «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2026» Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә Тубыл округын һәм бөтен Төмән өлкәсен тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

Тәнзилә Тимканова - укытучы Абдуллиннар һәм Ияновлар династиясеннән. Бу нәселнең мөгаллимлек стажы 100 елдан артып киткән.

Конкурста Россия Федерациясенең 87 субъектыннан 131 педагог — 85 укытучы һәм 46 тәрбияче катнаша. Алар Россия халыкларының 38 телен, шул исәптән бәйге тарихында беренче тапкыр нагайбәк телен дә тәкъдим итә.

Укытучылар һәм тәрбиячеләр авторлык методик эшләнмәләрен, һөнәри практикаларын күрсәтә, балалар белән дәресләр һәм чаралар үткәрә, туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуның актуаль мәсьәләләрен тикшерә.

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» V Бөтенроссия һөнәри конкурсы җиңүчеләренең һәм призёрларының исемнәре 11 сентябрьдә тантаналы ябылу чарасында игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot