news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себердә татар авылларын су басуга сәбәпче Иртеш елгасында су кими башлар дип фаразлана

Себердә татар авылларын су басуга сәбәпче Иртеш елгасында су кими башлар дип фаразлана
Фото: Илмар Сәйфуллинның шәхси архивыннан

Төмән өлкәсендә Иртеш елгасының Вагай районына туры килә торган өлешендә су кими башлар дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә тумышы белән Карагай авылыннан булган Илмар Сәйфуллин хәбәр итте.

«Бүгенге төндә Иртештә су артмаган. Алдагы тәүлекләрдә ул гел артып торды. Иртеш күтәрелеше, шәт, туктагандыр дип ышанасы килә», – диде Илмар Сәйфуллин.

Ул үзенең дустының һәм сыйныф җитәкчесенең су баскан йортлары фотографияләре һәм видеоларын җибәргән.

«Хәзер, беренче чиратта, бар кеше дә йортларының подвалларын киптерергә җылы өрдергеч пушкалар эзли, аннары күз күрер инде, ул өйләргә яшәргә кире кайтып булырмы-юкмы. Су бит әле тиз генә юкка чыкмаячак», – диде Илмар Сәйфуллин.

Ул, шулай ук, ачык яланнарга чыгарылган малларга бүреләр һәм аюлар һөҗүм итә башлаганы турында сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100