Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Себердә Габдулла Тукайга беренче һәйкәл ачылды
Бүген Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Әшевән авылында Габдулла Тукайга һәйкәл ачтылар. Бу — Себердә бөек татар шагыйренә куелган беренче һәйкәл, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бюст авторы — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина. Һәйкәл Әшевән урта мәктәбе территориясендә урнашкан.
Тантаналы ачылышта Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсе Усть-Ишим районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Лютенко катнашты һәм сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Катнашучылар арасында «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Тамир Алимбаев, «Омск Дуслык йорты» директоры һәм «Россия халыклары Ассамблеясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Степанова, төбәкнең татар оешмалары активистлары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, авыл халкы, кунаклар бар иде.

Данис Шакиров үз чыгышында чара кунакларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, Габдулла Тукайга һәйкәл кую инициативасы өчен Әшевән авылы халкына рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук һәйкәлнең урыны уңышлы сайлануын һәм символик булуын билгеләп үтте. Укучылар көн саен Габдулла Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөриячәк һәм туган телгә, туган халкына бәйләнеш тоячак. Данис Фәнис улы һәйкәл ачылышын тарихи вакыйга дип атады.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз