Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Себердә яшәүче татарларның икенче съезды Сабан туе белән тәмамланды
Төбәкара бәйрәм дәрәҗәсендә оештырылган Сабан туе Новосибирскиның Үзәк ял паркында узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Новосибирскида Себердә яшәүче татарларның II съезды 4 июньдә "Себер Сабан туе" төбәкара бәйрәме белән тәмамланды. Себер төбәкләрендә татар мәгарифе, матбугаты, рухи үсеш, яшьләрдә милли хисләр тәрбияләү, уңышлы эшмәкәрлек алып бару кебек көнүзәк мәсьәләләрне күтәргән съездның пленар утырышы 3 июньдә булды. Сабан туе исә шәһәрнең Үзәк ял паркында узды, дип хәбәр итә Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте.
Сабан туенда Татарстанның Яшел Үзән районы делегациясе катнашты. Сәхнәдә Яшел Үзән һәм Себер төбәкләренең сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Мәйданда милли һөнәрчелек, кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе эшләде. Милли аш-су, “Сабантуй гүзәле” бәйгеләре оештырылды. Балалар һәм өлкәннәр өчен милли уеннар, спорт ярышлары, көрәш үткәрелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз