news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себердә яшәүче татарлар II Съездга җыела

Съезд Новосибирск шәһәрендә Татарстан Республикасының Вәкиллеген ачу мәсьәләсен дә күтәрәчәк. Татарлар җыены 4 июньдә Сабан туе белән тәмамланачак.

(Казан, 7 май, "Татар-информ"). 2-4 июньдә Новосибирск шәһәрендә Себер федераль округы татарларының II Съезды узачак. Тәүге съезд 2014 елда үткәрелгән иде. Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова хәбәр иткәнчә, икенче съезд эшендә Себер федераль округындагы Алтай һәм Алтай крае, Бурятия, Тыва, Хакасия, Красноярск, Иркутск, Кемерово, Новосибирск, Омск, Томск, Байкал аръягы төбәкләреннән, шулай ук Татарстаннан, Федераль татар милли-мәдәни мохтәриятеннән, Бөтендөнья татар конгрессыннан вәкилләр катнашачак.

Съездны оештыручылар – Себердә яшәүче татарларның ассоциациясе, Новосибирск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтәрияте, Кемерово өлкәсенең “Дуслык” татар мәдәни үзәге, Омск өлкәсенең “Мәдәният” Төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте, Иркутск өлкәсенең Татар-башкорт мәдәни үзәге, Новосибирск өлкәсе һәм Себер федераль округы мөселман оешмалары, Новосибирск өлкәсенең Татар мәдәни үзәге.

Съезд Себер федераль округында яшәүче татарларны, татар мәдәниятен һәм мәгарифен үстерүдә берләштерү юлларын барлау максатын тота. Анда татар эшкуарлыгын киңрәк җәелдерүгә шартлар булдыру, Новосибирск өлкәсендә Татарстан Республикасының Вәкиллеген ачу планын төзү һәм бу юнәлештә әзерлек чаралары күрү, “Себер татарлары ассоциациясе”нә яңа оешмаларны кабул итү кебек мәсьәләләр күтәреләчәк.

Эшлекле утырыш 3 июньдә Новосибирск шәһәренең “Евразия” үзәгендә ачылачак, аның азагында резолюция кабул ителер дип көтелә. Кич белән шунда ук Татарстанның Яшел Үзән районы сәнгатькәрләре катнашында зур концерт үтәчәк.

4 июньдә исә татарлар шәһәрнең Мәдәният һәм ял паркында оештырылучы милли бәйрәм – Сабан туенда катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100