news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себердә яңа фәнни китап дөнья күрде

Төмән-Тубыл якларында “Сборник программ и методических пособий для школ Тюменского региона с этнокультурным компонентом образования” дип аталган фәнни китап дөнья күрде

(Төмән, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бу китап Дмитрий Менделеев исемендәге Тубыл педагогия академиясе типографиясендә бастырылды, 500 данә булып чыкты, өлкә Хөкүмәтеннән этномәдәни компонентлы мәгарифне үстерү өлкәсендә яулап алынган грант нигезендә гамәлгә ашырылды.
Төзүчеләр – Тубыл социаль-педагогика академиясенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина, шул ук уку йортының доцентлары, филология фәннәре кандидатлары Клим Садыйков һәм Миләүшә Хәсәнова, рецензентлары – филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Т.Н.Галиуллин һәм филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты доценты А.Ш.Йосыпова.
Китап гомумбелем бирү мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәмлек рәвешендә тәкъдим ителә, югары уку йортларының филология факультетлары студентлары өчен дә бик тә файдалы һәм кызыклы басма.
Китап өч кисәктән тора: 5-11 сыныфлар өчен татар теле һәм әдәбияты буенча программа; татар әдәби теленнән кагыйдәләр җыентыгы; туган як әдәбияты. Беренче һәм икенче бүлекләр татар телендә булса, өченче бүлек рус телендә язылган.
Татар теле әһәм әдәбияты буенча программа Татарстан Ремпубликасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программаларга нигезләнеп, туган як үзенчәлекләре белән баетылып төзелгән. Себер татарлары сөйләме үзенчәлекләренең гомумтатар әдәби телдән шактый аермалы булуы исәпкә алынып, татар теле программасына укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерүгә аеруча басым ясалган. Әдәбият программасы туган як әдәбияты үрнәкләре һәм себер татарларының халык авыз иҗаты җәүһәрләрен дә алган үз эченә.
Шунысы да әһәмиятле, программаны төзүчеләр Себердә соңгы елларда киң җәелгән, Себер татар әдәбияты итеп кабул ителгән һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗатларын укыту системасына кертү белән артык мавыкмаган, югыйсә бу программа төзелгәнгә кадәр мәктәпләрдә туган як әдәбиятын укыту-тәрбия эшендә куллануда артык мавыгулар күзәтелә иде, әмма бернинди дә система юк иде. Программада башлыча Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев, Шәүкәт Гадельша иҗатлары чагылган, себер татарлары халык авыз иҗаты үрнәкләре алынган.
Икенче кисәк – татар әдәби теленнән кагыйдәләр тупламасы - татар теле һәм әдәбияты укытучысына көндәлек эшендә бик кирәк методик ярдәмлек булып торачак. Аның фонетика, графика, орфография, морфология, лексика, синтаксис бүлекләрендә бирелгән кыска, әмма төгәл аңлатмалар тел гыйлемен беръюлы эзлекле системада тулаем күз алдына китерергә ярдәм итәчәк. Китапның шушы ук икенче кисәгендә укучыларның уку, сөйләм һәм язма күнегүләрен бәяләү нормалары җентекләп туплап бирелгән, дәресләрдән тыш уку өчен әдәбият күрсәтелгән, инша темалары тәкъдим ителгән.
Өченче кисәкнең төп өлеше күпмилләтле туган як әдәбиятына гомуми күзәтүдән тора. Аның татар әдәби иҗатына кагылган өлеше Тубыл якларыннан чыкан Әмдәми, Ниятбакый Атнометов, Төмән тирәсеннән - Мәүлекәй Юмачиков, Томскидан - Биби-Хәнифә Ниязилар иҗатыннан башланып, Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев иҗатларына килеп тоташа, Төмән якларында туып-үскән, Казанда яшәп иҗат итүче Шәүкәт Гадельша һәм дистәгә якын бүгенге каләм тибрәтүчеләр исемнәре белән дәвам ителә. Себер татарлары фольклоры үсеше тарихына аерым әһәмиятле урын бирелгән бу кисәктә. “Татар халык авыз иҗаты” дип аталган түгәрәкләр өчен докладлар тематикасы, фольклор материалларын җыю методикасы да урын алган китапта. Милли йолалар, ырымнар, әкиятләр, риваятьләр, бәет-мөнәҗәтләр, халык җырлары, балалар фольклоры, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар – фольклорның менә бу төрләренең төп асылын, тематикасын тирәнрәк аңларга юнәлтелеп тәкъдим ителгән сораулар да фольклор өйрәнергә теләүчеләргә юл күрсәткече булып торыр, дияргә була.
“Сборник программ и методических пособий для школ Тюменского региона с этнокультурным компонентом образования” дип аталган менә бу китап соңгы елларда төбәгебездә дөнья күргән китаплар арасында милли үсеш өчен иң әһәмиятлесе, дип бәяләнергә хаклыдыр, мөгаен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100