news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себердә мәдәният һәм әдәбият көне була

Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көненең төп максаты – Себер төбәгендә яшәгән милләттәшләрне берләштерү.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Себердә бу атнада ял көнендә милләттәшләребез татар әдәбияты, татар мәдәнияте көннәрен үткәрергә җыена. Бу турыда Сургутның татар милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу көнне Сургутта Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан ачык дәрес оештырыла. Мегионда "Болгар" иҗтимагый татар-башкорт оешмасы "Гаилә кыйммәтләре" дип исемләнгән зур концерт күрсәтә.

Нижневартовск, Когалым шәһәрләрендә Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле (Казан) халкыбызның мәдәнияты-сәнгате белән таныштырачак.

Хәбәрдә әйтеләнчә, Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көненең төп максаты – Себер төбәгендә яшәгән милләттәшләрне берләштерү. Халкыбызның туган телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләсенең торышын ачыклау, тирә-як шәһәрләрдә гомер кичерүче милләттәшләребездә татар теленә хөрмәт тәрбияләү, башка милләтләрне татар халкының бүгенге көнгә кадәр мирас булып килгән мәдәнияты-сәнгате, халык моңнары белән таныштыру. Әлеге чарага Казаннан да зур кунаклар көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100